Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадер авылы балалары әтиләре белән сыерчыкларга оялар ясады

Кадер авылының «Кояшкай» балалар бакчасында «Сыерчык оясы» акциясе узды.

Әлеге акциядә балалар әтиләре, бабалары белән катнашты. Алар балалар белән бергәләп сыерчык оялары ясадылар. Ясаган ояларны балалар шатланып, бер горурлык хисе белән бакчага алып килделәр.

«Әлеге чара „ЭКОяз-2024“ республика акциясе кысаларында үтте. Максатыбыз — балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Кош оялары төрле формада һәм зурлыкта килеп чыкты, иң мөһиме сыерчыклар өчен уңайлы булуы шарт булып тора», — ди тәрбияче Гөлназ Закирова.

Ояларны бакча территориясендәге агачларга элделәр. Бу балалар кошлар килгәч,  нәкъ менә аларның ояларын сайлаулары, матур итеп сайрауларын күзәтә алсын өчен шулай эшләнде.

Фотолар бакчадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев