Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кадер авылы балалар бакчасына йөрүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби белән очрашты

Кадер авылының «Кояшкай» бакчасына йөрүче балалар махсус хәрби операциядә катнашучы абыйлары белән очрашты. Хәрби туган ягына кыска вакытлы ялга кайткан.

«Әлеге чара балаларда илебезне саклаучы абыйлары белән горурлану хисләре тәрбияләү, кыю, батыр булу теләге уяту максатыннан үткәрелде», — ди тәрбияче Гөлназ Закирова.

Балалар хәрби белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр.

Соңыннан хәрби абыйларын Ватанны саклаучылар көне белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Хәрби егет озакламый яңадан фронтка китәчәк һәм ул сабыйлар бүләкләрен, хатларын сугышчан иптәшләренә күрсәтәчәк. Ул балаларга тыныч тормышта яшәүләрен, бәхетле балачак теләде.

Фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев