Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадер авыл җирлегендә тыл ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырылды

Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримовның бүләкләре, котлау открыткалары тапшырыла.

Кадер авыл җирлегендә бүгенге көндә 4 тыл хезмәтчәне яши. Кадер җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарын өйләренә барып котладылар.

Фаит Сәитов Әхмәт авылында яши.  Аңа 93 яшь. Ул районыбызда гына түгел, республикабызда да оста итеп ат дирбияләре ясавы белән танылды. Аның өстәвенә Фаит абый  төрле гармуннарда матур итеп уйнавы белән дә сокландыра.

Мөсәлия Миннебаева белән Анна Никитина Кадер авылында яшиләр. Анна апа бүгенге көндә балалары тәрбиясендә Чаллыда яши. Аңа ялларга авылга кайткач бүләкләр тапшырылачак.

Анна Тукмакова Туңылҗа авылында яши.

- Ветераннарыбыз йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк итте. Без аларга  рәхмәтебезне белдерәбез. Исән булып, кадер-хөрмәттә яшәсеннәр әле, - ди Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X