Кәдектә Кече авыл көне үтте
Автоклуб хезмәткәрләре Зәй районының Сармашбаш җирлегенә кергән Кәдек авылында кече авыл көне уздырырдылар.
Ел саен үткәрелә торган мондый очрашуларны оештыруның башында нәсел тамырлары шушы авылдан булган, "Сарман" газетасы баш редакторы Альбина Сабирова тора.
Бүгенге көндә Кәдектә 15 кеше яши. Авылда яшьләр юк. Авыл өлкәннәре Кәдекнең киләчәге булыр, яшьләр авылга яшәргә кайтыр дип өметләнә. Автоклуб хезмәткәрләре бу авылда еш була.

«Күңелебезне күтәрергә, көндәлек тормышыбызны бераз бизәргә әле ярый автоклублылар килә», — ди кәдеклеләр.
«Сөмбелә» ансамбле җырчылары бәйрәмгә җыелучылар өчен иң матур җырларын бүләк итте, шулай ук күңелле уеннар да оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев