Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Качману көнне краннан да ару су ага дигән ышану бар

19 гыйнвар - Качману. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә җиһазландырылган.

Чишмәгә изгеләндерелгән су алырга яисә коенырга килүчеләргә тиешле шартлар тудырыла. Гадәттән тыш хәлләр структурасы һәм медицина хезмәткәрләренең кизү торуы оештырыла.

Качману көнне краннан да ару су ага дигән ышану бар. Ул суны ел буе сакларга була. Дин тотучылар галимнәрнең шундый тикшеренүләре бар дип ышана: гади су белән Качману көнне аруландырган суның молекуляр составы да аерыла, диләр.

- Салкын суда коену мәҗбүри йола түгел, ә һәр кешенең шәхси эше, чиркәү бу гамәлгә каршы төшми. Әлбәттә, салкын суга керү өчен ният белән тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең дә нык булуы мөһим. Күпләр фикеренчә, синең салкын суга кереп кенә гөнаһларың юылмый, ә ураза тотып, эчтән чистарынырга кирәк, - дип аңлата дин әһелләре.

Качмануда су коенучы газета укучыларыбыздан су коенып чыкканнан соң туган уй-кичерешләре турында белештек.

Михаил Романов:

- Ун-унике еллап Качмануда салкын суда коенам. Пар күтәрелеп торучы суга өч тапкыр чумасың, аннан да рәхәте юк! Судан чыккач, шундый җиңеллек сизәсең, гәүдәләр чистарынып, сафланып калгандай була.

Анна Князева:

- Салкын суга керү баштарак куркытса да, соңрак ияләшәсең. Уй-хыялларымны барлап, теләкләремне әйтеп суга чумам. Суда алай туңмыйсың, чыккач тиз генә кайнар чәй эчәргә кирәк. Изгеләндергән суның сихәте барына ышанам.

Фото газета архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев