Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кабатланмасын бер дә сугышлар

(Хәтер һәм кайгы көненә багышлап)

Тыныч кына яши торган җирдән
Кайгы килде халык башына.
Назлап, сөеп үстергән улларын
Озатты аналар дошман каршына.
Мәхәббәт тә татымаган яшь егетләр
Һәлак булды ерак җирләрдә.
Газиз балаларын ятим калдырып,
Табут белән кайтты ирләр дә.
Ватан алдындагы бурычларын
Батырларча алар үтәде.
Куйган көч һәм хезмәтләре өчен
Рәхмәт сүзе һич тә көтмәде.
Йоклагыз сез тыныч, ир-егетләр,
Барчагыз да безгә кадерле!
Искә алып, гөл-чәчәкләр салып,
Тәрбияләрбез сезнең каберне!
Йә, Ходаем, сабырлык бир исәннәргә,
Тагын ниләр генә алда көтәдер...
Кайгы салган әрнү чаткылары
Йөрәкләрен сызландырып өтәдер.
Йә, Ходаем, синең генә көчтән килә,
Туктат, зинһар, явыз сугышны!
Тыныч тормыш кайтсын һәр гаиләгә,
Онытсыннар кайгы, сагышны!
Исән кайтсын ул һәм ирләребез,
Кипсен аналарның күз яше!
Кабатланмасын бер дә сугышлар,
Бәхетле булсын җирдә һәр кеше! 

Нурсилә Җиһангирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев