Кабанбастрыклылар авыл җыены үткәрде
Июль аеның бер матур көнендә Кабан-Бастрык халкы, читтә яшәүче авылдашлар чиркәү төзелүгә ун ел тулу уңаеннан очрашу үткәрделәр.
Билгеле булганча, Кабан-Бастрык авылында 1881 елда Архистратиг Михаил чиркәве төзелә. Халыкка дини хезмәт күрсәткән чиркәүне совет чоры булган 1935 елда ябалар. Нәтиҗәдә заманында үзенең миссионерлык мәктәбенә кадәр булган Кабан-Бастрыкка динсезлек заманы килә...
Ун ел элек Кабан-Бастрыкта халыкның үз тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырылды. Һәм менә июль аеның матур көннәреннән берсендә Кабан-Бастрык халкы, читтә яшәүче авылдашлар чиркәүгә молебенга җыелды. Ирем Рафис белән бергәләп, без дә Казан янындагы Усадтан ук кайттык.
Башта авылыбызның чиркәвендә Зәй, Сарман районнарының Ләке авылы һәм Чаллы священниклары җитәкчелегендә чиркәү-керәшен телендә келәү уздырылды. Келәүдән соң, Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәм чиркәүне карап торучы Андрей Кондратьев халык каршында чыгыш ясадылар. Чиркәү төзелешенә үзеннән зур көч керткән Александр Васильев һәм Зичәбаштан алтарь ясатучы, Әлмәт чиркәвеннән кайтып келәүләр үткәргән иерей Петр Шишкин исемнәрен хөрмәт белән телгә алып, хәзер инде арабызда булмасалар да, үзләре дә, хезмәтләре дә онытылмаска тиешлеге ассызыкланды. Гомумән, Кабан-Бастырыкны чиркәүле итү өчен үзләреннән өлеш керткән, бирегә келәүләргә йөрүче халыкка рәхмәт җиткерделәр.
Соңыннан халык Олы чишмә янына Авыл җыенына җыелды. Ул җыенга атап авыл халкы ике сарык чалдырган иде. Өч казанда пылау, шулпа пешерделәр.
— Кешегә һәрвакыт җиргә якын булырга тырышырга кирәк. Әгәр дә җирне онытсак, ул ташландык хәлгә килә. Алга таба да туган туфракны саклау мөһим. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз: юлларны ясадык, су, электр уты кертте, чиркәүләрне карыйбыз, зиратларны тәртиптә торабыз. Быел матур гына итеп күпер дә ясап куйдык. Бу эшләрне оештыруда ярдәм итүче Әндрей дәдәйгә, Настя түтигә, Кабан-Бастрык кызларына рәхмәт. Читтәге якташларның да пенсия яшенә җиткәч кенә түгел, ә яшьрәк вакытта да туган авылны онытмауларын, аны яшәтү өчен тырышуларын телим, — дип рәхмәтләрен һәм теләкләрен җиткерде ул.
Сүз уңаеннан, шундый матур җыен оештырганы өчен җирлек башлыгы Радик Ситдыйковка авылыбыз халкы бик нык рәхмәтле...
Авыл җирлеге быел 100 мең сум күләмендә грант откан дип тә ишеттем. Җирлек башлыгы үзе дә, аның командасы да тырышып эшлиләр. Ала торган эшләрдән беренче чиратта Югары очтагы ташландык хәлгә килгән коены чистартасы, ирем, галим Рафис Шәймәрдановның Кабан-Бастрык тарихына багышланган китабын бастырып чыгарасы бар. Бик күп фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы Рафис җыенда ясаган чыгышында үзе әйтеп үткәнчә, авылның ул өйрәнгән тарихы саллы килеп чыкты, аңа авылдашларның хәзерге тормышлары турында өстисе генә калды.
Чишмә янындагы җыенда педагоглык хезмәтен безнең Кабан-Бастырык мәктәбендә башлаган, Түбән Биштә мәктәп директоры булып та эшләгән Лев Ермолаев та бар иде. 93 яшьлек ветеран педагогны җыенда үз укучысы — 83 яшьлек Галина Фролова белән бергә фотога да төшереп алдылар. Галина түти — авылның иң актив кешесе, чиркәү төзелгәч, беренче келәүне дә ул укыган, халыкны чиркәүгә тартуда да башлап йөргән. Хәзер аның үз алмашы бар — дини йолаларны Анастасия Кукина үткәрә.
Дүрт-Мунча мәдәният йортындагы «Тугай» фольклор ансамбленә йөрүче Анастасия Кукина белән Анна Батаеваның «Кабан авылы көе»н башкарулары күзләрне яшьләндерде:
Кабан суларына басмалар салдым,
Узган-барганнарда җөрергә.
Җыраккай җулларны җакыннар итеп,
Наруш килдем сезне күрергә.
Кабан-Бастрык кызы, бүгенге көндә Менделеев районында яшәүче Александра Сафина үзенең матур җыруларын җыенда катнашучыларга бүләк итте. Дүрт-Мунча авылыннан Василий Андреев кулыннан гармун төшмәде, ул бөтен кешене биеттедә, җырлатты да. Авылыбызның олы яшьтәге һәм бик актив кешесе Александра Дмитриева да бик матур итеп керәшенчә җырлады. Аның оныгы Олеся Дмитриеваның быел Кашка таудагы Питрауда керәшен чибәре булганын да әйтеп китү урынлы булыр.
Хәтта табын янында да сүзнең, истәлекләрнең өзелеп тормавыннан авылдашлар өчен мондый очрашуларның бик тансык икәне аңлашылды.
— Чиркәү төзелешенең башы шуннан булды: хатыным Евгениянең әбисенең әнисе Евдокия Батаева шушында күмелгән, ташы да бар. Хатыным шуны әйләндереп алырга дип кайтарып җибәрде. Кайтып, ул тирәне әйләндереп алдык. Соңыннан хатын белән икәү алып кайтып, нарат үсентеләре утырттык. Изге эшләр шул эштән башланды. Аннан веранда көйләдек, — дип истәлекләре белән уртаклашты чиркәү проектларын ясатып, аның төзелеше белән җитәкчелек итүче Андрей дәдәй Кондратьев.
— Зичәбаш, Кабан-Бастырык авылларына тулысынча газ кертелеп, халык утын ташудан, ташкүмер ягудан котылды. Авыл кешеләренең тормышы җиңеләйде. Кайда эшләсәләр дә, авылдашлар кушкан эшне һәрвакыт җиренә җиткереп үтәүче тәртипле кешеләр булдылар, — дип сөйләде 83 яшьлек Юрий Смирнов (ни кызганыч, икенче көнне аның хатыны Фәрхенур апаның бакыйлыкка күчкәнен ишетеп бик кайгырдык).
Александр Миронов исә озын-озак сөйләп тормады, әйтәсе сүзләрен шигъри юлларга салып әйтте:
Авыл күчә әкрен генә тау башына,
Анда — тыныч, анда — тигезлек.
Мине дә анда баргач
Авылдашлар чорнап алырлар.
«Килдеңмени, Әндруш малае, — дип,
Хәл сорарлар, кочып алырлар.
Ә хәзергә шигырь язып ятам әле,
«Саташканмы әллә бу?!» — дисеннәр.
Җыелышып, мине искә алып,
Рәхәтләнеп торып көлсеннәр.
Язмамны Галина түти Фролованың чыгышындагы сүзләр белән тәмамлыйм:
«Тагын да шушылай күрешергә язсын. Әле чиркәүдә эшлисе эшләр бик күп. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, елларга тынычлык һәм иминлек телим. Сугышлар бетсен. Ходай яңгырларны бирсен. Шушы Олы чишмә буена төшеп иманнарыбызны укыган көнне үк яңгыр яуганын онытмыйк. Ходайдан сорыйк, сораганнарга, яхшы теләктә булганнарга барысын да бирер».
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районының Усады авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев