Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Изге Болгар җыены» ның көрәш батыры — Радик Сәлахов

Халыкара статуска ия булган әлеге ярышлар 6 үлчәү авырлыгында узды. Бәйгедә унлап илдән көрәшчеләр катнашты.

Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында төрле илләрдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды. Узган елны да ул абсолют авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган иде.

Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күзәтте һәм баш батырга төп приз — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев