Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Изге айны каршылап

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае якынлаша.

 Быел ул 23 мартта башланып китә, ягъни ул көнне таң беленгәнче уразага керергә кирәк. Уразаның соңгы көне 20 апрельгә туры килә. Ә инде 21 апрельдә Ураза гаете була.
Беренче тәравих мәчетләрдә 22 мартта укыла, ә соңгы тәравих 19 апрельдә булачак. Рамазан ае хәерле булсын, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек белән каршы алырга һәм үткәрергә насыйп итсен!

Без Ураза тотарга ниятләүчеләр өчен Рамазан аеның намаз вакытларын тәкъдим итәбез.

Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога:
«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле».
Авыз ачканда шушы дога укыла:

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: «Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым вә Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев