Ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез
Сәламәтлектән дә кадерле нәрсә юклыгын, авырып карамыйча белмисең шул.
Күптән тугел миңа кисәк авырып китү сәбәпле, үзәк дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кабул итү бүлегендә мине табиб-хирург Шамил Гаджикадиев каршы алды. Табиб тиз арада карап, дөрес диагноз куйды. Һәм миңа кичекмәстән операция кирәк булуы ачыкланды.
Дәваханәгә салган минуттан алып дәвалау процессына, табиб, шәфкать туташларының игътибарлыгына исем китте.
Үзәк дәваханәнең хирургия бүлеге медицина хезмәткәрләренә, хирург Ольга Аптрахимовага, профессиональ эшчәнлекләре, пациентларга мөлаем мөнәсәбәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Юкка гына әйтмиләр бит, табиб кешенең яхшы мөгалләмәсе дә дәвалый, дип. Бу халык әйтеме безнең район үзәк дәваханәсе коллективына бик тә туры килә.
Ихтирам белән Әхмәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев