Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ивановлар: «Безнең поход 55 ел дәвам итә»

2024 - Россиядә Гаилә елы. Гаилә елы уңаеннан район-шәһәребездә яшәүче үрнәк парлар белән таныштырабыз.

Иске Зәйдә гомер итүче Маргарита белән Михаил Ивановлар быел бергә яши башлауларына 55 ел тулуны — зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткәннәр. Маргарита Алексеевна гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ә Михаил Егоровичның хезмәт юлы нефть сәнәгате белән бәйле.

-Мин ул вакытта үзәк кассада эшлим инде. Укырга керергә документларны биргән идем, ул көнне мине нефтьчеләр белән походка барырга күндерделәр. Походта Михаилны очраттым да барлык тормышым шуннан үзгәрде. Һәм без 55 ел бергә бер тормыш юлыннан атлыйбыз, — дип искә алды танышкан вакытларын Маргарита Алексеевна.

-Һәм 55 ел әлеге поход дәвам итә, — дип көлеп сүзгә кушылды Михаил Егорович.

Ивановларның иң яраткан шөгыле — чәчәкләр үстерү. Аларның гөлбакчалары районда уздырылган конкурста ике мәртәбә беренче урынны алган, ә бер тапкыр өченче урынга чыкканнар.

-Хәзер инде без позицияләребезне акрынлап яшьләргә бирәбез. Чәчәкләр үстерү белән балаларыбыз мавыга. Алар бездән дә уздыралар, — ди Маргарита Алексеевна.

Ивановлар гаиләсендә өч бала — Михаил, Татьяна, Любовь үскән. Ивановларның зур һәм тату гаиләсе шатлык һәм сынауларны уртаклашып, бер-берсенә терәк, куаныч булып яши белүләре белән бәхетле. Яшь парлар өчен алар үрнәк булып тора.

— Бүген яшьлеккә кайткандай булдык! Без өйләнешкән чакларны еш искә алам мин. Үз ярың белән күп еллар гомер итү — зур бәхет бит ул. И үткән гомер! Кайвакыт моңсуланып та алам, — дип Маргарита Алексеевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев