Иван Гущин туры элемтәдә чыгыш ясый
Бүген — 11 октябрьдә көндезге сәгать 11дә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комиссия рәисе Иван Гущин белән туры элемтә оештырыла.
Ул «Республика Татарстан» төркемендә трансляцияләнә.
Әңгәмә барышында Иван Гущин Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан республика территориясендә төзекләндерелүче мөһим объектларны яңарту эшләре барышы турында сөйләячәк. Шулай ук ул мәдәни мирасны саклау өлкәсенә цифрлы технологияләрне кертүгә дә тукталачак. Агачтан эшләнгән тарихи объектларны саклау чараларына да тукталачак.
Сораулары булучылар спикерга комментарийлар аша мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев