Юстиция ветеранына юбилей медале тапшырдылар
Бүген Зәйдә юстиция ветераны Владимир Тарасович Зеленинга махсус юбилей медале тапшырдылар.
Ул Байкал-Амур магистрале төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан чыгарылган медаль. Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә кертелгән.
Владимир Тарасовичның хезмәт юлы 1979 елдан чакыру буенча Байкал-Амур магистрале белән бәйләнә. Ул Амур өлкәсенең эчке эшләр бүлеге идарәсендә тикшерүче булып эшли.
“Миңа Байкал-Амур магистралендә эшләү бик ошый иде. Зур эшләр барышында мин тикшерүче эше буенча зур тәҗрибә тупладым”, - дип искә ала ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев