Юрий Бояров: «Федот чишмәсе суы тәме төшләргә керә иде»
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң 35 ел вакыт узып киткән.
Әфган сугышында Зәйдән 211 егет катнашкан, шуларның 9ына туган якка исән кайту насыйп булмаган.
Анда сугышкан һәр кешенең үз Әфганстаны хәтерендә калган. Районыбызның Урта Баграж авылы егете Юрий Бояров та хәрби хезмәтен Әфган җирендә үткән. Ул 1982 елның 28 мартында Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә китә. Бер ай чамасы хәрби өйрәнүләр узгач, Әфганга озаталар. Әле яңа гына унсигезен тутырган егетләргә бар яктан да яхшы әзерләнгән дошманнарга каршы сугышырга туры килде. Әмма алар берсе дә каушап калмыйча, киресенчә, кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтәләр.
Юрий Алексеевич Шинданд шәһәрендә хәрби пехота машинасын йөртүче булып хезмәт итә. Бу төбәктә 50 градус эсселек, су җитмәүне солдатлар авыр кичерәләр.
— Эсселектән машиналарның бронясына хәтта кул тидерерлек түгел иде, ә безгә аның эченә кереп утырырга кирәк. Берничә минуттан манма суга батасың. Хезмәттә иң кыены —түзеп булмаслык эсселек. Йокы тигәндә үзебезнең бакча артындагы Федот чишмәсе суының тәмнәре төшләргә кереп интектерә иде, — дип искә ала ул.
Чит Әфган җирендә Юрий Урта Баграж егете, бергә уйнап үскән дусты, күршесе Николай Шалапаевны очрата. Николай да хәрби хезмәтен Әфганстанда үтә.
«Бу очрашудагы хис-кичерешләрне әйтеп-аңлатып кына бирерлек түгел. Сөйләшеп туеп булмады», — ди искә ала Юрий Алексеевич.
Юрийга бик иртә тормыш йөген җигелеп тартырга туры килә. Әтисе Алексей дәдәй 38 яшендә үлеп китә. Зоя түти берсеннән-берсе кечкенә 5 баласын кочаклап кала.
«Бар авырлык, без — эне-сеңелләрен үстерергә булышу, әниебезгә ярдәм итү Юрий дәдәбезгә төште. 1982 елда Сабантуйга каршы таңда әниебезнең ачыргаланып: „Балалар, янабыз“, — дип кычкырган үзәк өзгеч тавышына сикерешеп тордык. Кем нәрсә эләктерә ала, шуны алып, урамга чыгып йөгердек. Күршеләрдән чыккан ут өч йортны кара күмергә әверелдерде. Шул көннәрдә Юрий дәдәйдән дә шомлы хәбәр алдык. Без яхшы гына Әфганстанга килеп җиттек, дип язган иде ул хатында. Бик озак, өчәр айлап хат-хәбәр килми иде», — дип сөйли сеңлесе Светлана.
Бу авыр көннәрдә баласы өчен ут йотып яшәгән йөрәге ничек түзгәнен үзе генә белгәндер Зоя түти.
Юрий Боярова 1984 елның май аенда, армия хезмәтен тутырып, туган якларга кайта һәм ял да итмичә, «Сельхозтехника» берләшмәсенә шофер булып эшкә урнаша.
Бик тырыш кеше ул. Күрше Сарсаз-Баграж авылы кызы Мария белән тормыш корып, матур гомер кичерәләр. Тик Ходай аңа тагын сынау бирә. Әфган үз эзен салган, күрәсең, 2018 елда инсульт кичерә. Еш кына дәвалану курслары үтәргә кирәк аңа.
Бер малай Һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр алар. Уллары Алексей — эшмәкәр, үзенең шәхси йөк машинасында ерак юлларга йөри. Кызлары Екатерина Уфа медицина университетында белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев