Юлларда ниләр бар?
1-7 сентябрьдә шәһәр-район юлларында 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларның икесендә һәлак булучылар бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүче тоткарланган.
3 сентябрьдә Зәй-Сухрау юлының 7нче чакрымында «Шахман» автомобилен йөртүче узып киткәндә каршы як полосага чыгып, «Лада» автомобиленә комачаулык тудыра. «Лада» йөртүчесе, бәрелешүдән качарга тырышып, юл читенә чыга, анда машина борылып, «КамАЗ» белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак була, ә аның пассажиры күпсанлы җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.
5 сентябрьдә Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында «Дэу Нексия» автомобиле йөртүчесе (Үзбәкстан гражданины) идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга, анда Казахстан гражданины идарә иткән «МАН» йөк машинасы белән бәрелешә.
«Нексия» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры урында һәлак була. Һәлак булучыларның барысы да - Әлмәттә вакытлыча яшәгән Үзбәкстан гражданнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев