Юлларда исерек машина йөртүчеләр куркыныч тудыра
Зәй районы юл иминлеге инспекциясе мәгълүмате буенча 10-16 майда 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
3 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарланган. 12 майда полициянең участок вәкаләтлесе тарафыннан исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 54 яшьлек район кешесе туктатыла. Тикшерү барышында аның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыклана, өстәвенә әле үтәлеп бетмәгән хөкем карары да була. Хәзер әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев