Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәркем җаваплы

Бүген Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә үткән елда әлеге уңайдан башкарылган эшләр, бүгенге көндә юллар торышы мәсьәләләре каралды.

Комиссия утырышында республика юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең Әлмәт территориаль идарәсе җитәкчесе Сергей Сураев, Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин катнашты. Киңәшмә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә барды.

Төп доклад белән чыгыш ясаган район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин юллардагы хәлгә күзәтү ясады. Узган ел район территориясе юлларында 411 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 32сендә кешеләр тән җәрәхәтләре алу очраклары билгеле. Юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 4 кеше.

- Статистик мәгълүматлар узган ел аннан алдагы ел белән чагыштырганда, уңай динамикада булса да, тынычланырга урын юк. Юл һәлакәтләре күпчелек очракта транспорт чараларының каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Мәсәлән, агымдагы елда гына шундый ике һәлакәт теркәлде инде. Бер очрак 31 гыйнварда Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 19 км.да теркәлде, икенче очрак шул ук юлда 5 февральдә цистерналы КамАЗ машинасының каршы якка чыгып, Нива белән бәрелешүе нәтиҗәсендә машина йөртүче үлеменә китерде. Шулай ук без алкоголь кулланып руль артына утыручылар белән дә катгый эш алып барабыз. Моның өчен хәтта махсус аноним хәбәрләр өчен Телеграмм канал эшләсә дә, анда хәбәр бирүчеләр, кызганыч юк. Ә менә рейдлар барышында мондый юл кагыйдәсе бозучыларны безнең хезмәткәрләр еш тоткарлый. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, узган ел дәвамында андый аварияләрдә 6 бала тән җәрәхәте алды, - диде Рамил Гарифуллин.

Ул шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үз вакытында түләмәүчеләрнең шактый булуын ассызыклады. Хәтта бер шундый хокук бозучының инде бурычлары 53 мең сумга җыелган. Разиф Кәримов мондый закон бозучыны республика дәрәҗәсендә карау кирәклеген белдерде. Ул шулай ук Иске Зәйне әйләнеп узу юлында яктырткычлар урнаштыру мәсьәләсен дә күтәрде.

- Муниципаль дәрәҗәдәге юл булмаса да, ул безнең район территорриясендә, шуңа күрә андагы юл иминлеге торышы бик борчый. Без һичничек Әлмәт юлындагы автобус һәлакәте кебек хәлгә юл куярга тиеш түгелбез. Ә ул иң беренче чиратта юлның яктыртылу дәрәҗәсенә бәйле, - диде район башлыгы.

Разиф Кәримов балалар куркынычсызлыгы өчен мәгариф учреждениеләре каршына куелган тимер корылмаларның куркынычсызлык өчен эшләвен контрольдә тотарга да кушты.

- Ул тимер корылмалар аша балаларның сикереп юлга чыгуын авызлыкларга кирәк, шулай ук баласын мәктәпкә китергән ата-ана да бу уңайдан игътибарлы булсын, аңлату эшләре алып бару мөһим, - диде ул.

Утырыш барышында “Зәй районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү” максатчан программасының үтәлеше турында инфраструктура үсеше өчен җаваплы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов сөйләде. Ә район, шәһәр юлларының төзеклеге, кышкы чорда кардан чистартылуы буенча “Татнефтедор” ҖЧШ автомобиль юллары идарәсе башлыгы Фидаил Хәернасов, “Благострой” җәмгыяте җитәкчесе Максим Сабанов хисап тоттылар.

Ә авыл юлларының торышы хакында Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров чыгыш ясады. Ул бигрәк тә үз авыл җирлеге территориясендәге кече авыл- Алмалыга узу юлын тәртипкә китерү буенча сорау белән чыкты. Аның үтенечен карарга вәгъдә бирелде.

Балалар арасында алып барылучы юл кагыйдәләрен искәртү буенча профилактик эшчәнлекне район юл куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Вадим Иванов бәян итте.

Соңыннан юл куркынычсызлыгы өлкәсендә актив эшләүче җаваплы затлар, оешмалар җитәкчеләре район башлыгының һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Илнар Идиятов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев