Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юл иминлеген тәэмин итү район комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев җәяүлеләр йөри торган юлларны сары һәм ак буяулар белән ясауны 1 майга төгәлләү бурычын куйды.

Рамил Гарифуллин, район ЮХИДИ бүлеге башлыгы:

-Агымдагы елның ике аенда район территориясендә 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 2 кеше һәлак булды һәм 1 кеше җәрәхәтләнде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләренең саны – 3, зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре саны 4кә ким, һәлак булучылар саны 1гә артык, юлларда яраланучылар саны 11 кешегә ким. Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән йөртүчеләр гаебе белән 2 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Шушы чорда транспорт чаралары белән алкоголь кулланган хәлдә идарә итүнең 23 очрагы ачыкланды.
Аварияләр килеп чыгуда юлларның канәгатьләнерлек булмаган техник халәте йогынты ясый. Юридик затларга юлларның эксплуатация торышы кимчелекләрен бетерү өчен өч кисәтү бирелде. Юлларны ремонтлаганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләрен бозган өчен ике җаваплы зат кисәтелде. Чаллы – Зәй, Зәй – Сухрау, Зәй – Сарман, Зәй - Бохарай юлларында ГОСТ таләпләренә туры килми торган җитешсезлекләр бар.
Районда быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары муниципаль хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә. Ике ай эчендә шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә шундый 15 чара һәм 21 әңгәмә үткәрелде.

Петр Тимаськов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

- Юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан планлы эш алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия карарларын үтәү йөзеннән шәһәрдә 4 юл билгесе куелды, Нариманов урамында социаль эчтәлектәге баннер урнаштырылды. 2023 елның 9 мартыннан аварияләрне киметү өчен шәһәрдә «БлагоСтрой» ширкәте Җиңү проспекты (Тарышкин тукталышы), Нефтьчеләр проспекты, Комсомол, Октябрь, Тавлин урамнарында өлешчә ремонт башкарды.

Фидаил Хәернасов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы:

-Һава торышы үзгәрүгә бәйле рәвештә юлларда чокырлар барлыкка килә. Юллардагы чокырларны салкын асфальт белән ремонтларга керештек. Салкын асфальт-бетон белән барлыгы 315,63 квадрат метр чокырлы юллар төзәтелде. Эшне кыска вакыт эчендә башкарырга тырышабыз.

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев