Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юл иминлеге мәсьәләләре комиссиядә каралды

Район башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышында агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча юллардагы хәлләрнең торышы каралды.

Башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев белдерүенчә, юлларда һәлакәтләрне булдырмау максатында төп эшчәнлекләрнең берсе — юл катламы төзеклеген тәэмин итү.

— Юлларның төзек булуы — юл һәлакәтләре килеп чыгуны профилактикалауның мөһим бер аспекты, шуны күздә тотып, районда юл төзекләндерүгә 97 млн сум акча бүленде. Моннан тыш, юл кагыйдәләрен искәртүгә багышланган профилактик чаралар да еш үткәрелә, — диде ул.

Район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин билгеләп үткәнчә, быел район юлларында 297 юл һәлакәте теркәлгән, шуларның 25ендә 3 кеше үлгән, 28 кеше яраланган.

«Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр, үлүчеләр, яраланучылар саны да азрак, әмма бу тынычланырга мөмкин дигән сүз түгел. Без һәлакәтләрне булдырмауга каршы бердәм эшләргә тиеш. Мәсәлән, быел бер исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан авариядә бер кеше зыян күрде. 16 яшькәчә булганнар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Без боларны булдырмау өчен тырышырга бурычлы», — дип ассызыклады баш инспектор.

Киңәшмәдә сүз нигездә балаларның юлларда зыян күрү очраклары турында барды. Бу елның тугыз аенда юл аварияләрендә 5 бала зыян күргән, аларның 3се — җәяүле. Узган елга караганда һәлакәтләрдә имгәнүче балалар саны кимрәк булса да, район башлыгы Разиф Кәримов мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә юл кагыйдәләрен өйрәнү, юл куркынычсызлыгын кисәтүче чараларны системалы төстә алып бару кирәклегенә басым ясады.

— Без — өлкәннәр мөмкин кадәр балаларны һәлакәтләрдән сакларга тиеш, моның өчен бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, — диде ул.

Балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү буенча уздырылучы чаралар хакында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов бәян итте. Ул аеруча актив эшләүче мәгариф учреждениеләрен, төрле бәйгеләрдә нәтиҗәле катнашучы укучы-студентларны атады. Бигрәк тә юл хәрәкәтенә бәйле бәйгеләрдә политехник колледж, 7нче мәктәп, Сәвәләй мәктәбе укучыларын күрсәтте.

Фикер алышуларда кышкы чорда юллар чис-тарту, мәктәп укучыларын автобуста йөртү, авыл җирлекләрендә юлларны төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды. Алар буенча «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин хисап тоттылар.

Соңыннан район башлыгы Разиф Кәримов автомобиль юллары хезмәткәрләре көне белән ике җитәкчене тәбрикләде. Алар — «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов һәм «Авторитет» оешмасы директоры Александр Басыров.

Фидаил Хәернасовка Рәхмәт хаты тапшырганда Разиф Галиевич аның юллар торышы өчен җаваплы булуы өстенә махсус хәрби операциядәге егетләргә дә даими ярдәм итүен ассызыклады.

«Хәтта еллык ялы вакытында да ул фронт сызыгына барып, егетләр янында булды. Уникаль җитәкче», — диде район башлыгы, аның кулын кысып рәхмәт әйтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев