Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югарышепкәлеләр 800 маскировка челтәре үрде

Бу эшкә алар 2023 елның февралендә керешкән иде.

Югары Шепкә авылы халкы   махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез язмышына битараф түгел, аларның исән-сау өйгә кайтуларын теләп, маскировка челтәрләре үрәләр.  Әлеге игелекле затларны бер  – хәрбиләребезгә ярдәм итү, ничек тә аларның гомерләрен саклап калу максаты берләштерә. Һәм бу эшкә бар тырышлыкларын, шәхси вакытларын жәлләмиләр.  Язгы-җәйге бакча эшләре чорында да челтәр үрү эшен туктатмаганнар.

Бу оста куллар ике елдан артык вакыт эчендә 800 маскировка челтәре үрергә өлгергән инде. Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр. Ирешелгәннәре әле чик түгел, алга таба да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәргә уйлыйлар.

“Челтәр үрүче кызларыбыз-апаларның тырышлыгы һәм осталыгы таң калдыра. Алар эшли дә, ял да итә беләләр һәм бу аларның бердәмлеге, дуслыгы белән бәйле. Бу көннәрдә бергәләшеп, чишмә янында ял итеп, эш өчен көч-куәт алдылар. Чишмә суы агып, тирә-юньгә тынычлык һәм рәхәтлек биреп, аларның күңелләрендә яңа идеяләр һәм илһам уятты. Маскировка челтәрләре үрүчеләр олы хөрмәткә лаек.  Күкләребез аяз, илләр тыныч булсын иде”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев