Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югарыпәнәчелеләр өчен көзге кичләр тагы да ямьләндерелгән

23 сентябрьдә Зәй районы Югары Пәнәче мәдәният йорты иҗат коллективы «Көзләрдә дә язлар кабатлана» дип исемләнгән концерт программасы белән иҗат сезоныбызны ачып җибәрде.

— Кичәбездә нәфис сүз дә, дәртле — моңлы җырлар, матур биюләр, күңелле скетч, сорау-җавап уеннары бер-берсенә үрелеп барды. Концертыбызны ямьләп килгән Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мухасимова, Кадер мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Боярова, Чыбыклы мәдәният йорты җитәкчесе Рушат Гатауллин, Куш-Елга мәдәният йорты җитәкчесе Салават Шәрәфиев, Аксар авылының җырчы кызы Ландыш Борһанова, Әхмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Абрамовага, көз кызы булып киенгән китапханәчебез Гөлгенә Гәрәевага һәм дәртле биюләр башкарган сәнгать җитәкчебез Миләүшә Шариповага без чиксез рәхмәтле. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен җаваплы Алексейга да, артистларны алып килгән Магнсур Гатинга олы рәхмәт. Һәр чыгыш тамашачы күңеленә юл алды, — ди Илһамия Гарифуллина.

Чараны котлау мизгелләре дә бизәгән. Бөгелмә шәһәрендә узган Бөтенроссиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып югары бәя алган Гөлфияз Вәлиуллина һәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Шәрипова сертификат, ә Питрау бәйрәмендә «Моңлы тавыш. 60+» конкурсында катнашып, дипломга ия булган апалар Рәмзия Исмәгыйлева, Гөлшат Михайлова, Минзәлия Әхтәмҗанова махсус бүләкләр алганнар.

Әхмәт авылыннан яшь башкаручы Азалия Хамматова да тамашачыларга матур җырларын бүләк итеп кичәгә үзенчәлек өстәгән. Шулай ук дини киемнәр, милли яулыклар сату да килгән кунаклар күңеленә хуш килгән.

«Концертны оештыруда һәм чәй өстәле әзерләүдә ярдәм иткән һәрбарчасына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау, тыныч дөньяларда яшәргә насыйп булсын», — Илһамия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев