Югарыпәнәчелеләр Әниләр көнендә коймаклар белән сыйланды
Югары Пәнәче мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Әнием коймаклары» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырылды.
Кичә язучы Рәзинә Сәетгәрәеваның әниләргә багышланган шигъри юллары белән башланды.
Нәсел тамырлары Югары Пәнәче авылына тоташкан Рәзинә апа Сәетгәрәеваның "Иясез бүләк" китабы пәнәчелеләр өчен зур бүләк булды. Китап тышлыгында Рәзинә апаның сәхнә әсәрендә авылдашларыбыз катнашкан күренеш. Нәфис сүзләр, матур җырлар кичәгә аерым матурлык өстәде.
Тамашачылар "Җырны таны" презентациясе, караоке, "Кызыклы сорауга - кызыклы җавап", "Файдалы киңәшләр", "Бәхет рецепты", "Көйне таны" уеннарында теләп катнашты. Урта Пәнәче авылыннан 83 яшьлек Нина апа Лукьянова үзе язган шигырьләре укып, күңел кылларын тирбәтте.

Батыр егетләр әнисе Рәмзия апа Исмәгыйлева моңлы җыр башкарганда күзләр яшьләнде.
Кичәбездә "Сөйлим әни турында", "Исемең матур, кемнәр куйган?" биремнәре һәр тамашачы күңеленә хуш килде.
Наил абый Җиһаншин әнисенең 1952 елда чиккән кулъяулыгын күз карасыдай саклый. Тормыш иптәше Гөлсияр апа: "Әни таләпчән, батыр йөрәкле, туры сүзле иде, барыбызны эшкә өйрәтте" - дип, җылы хисләр белән искә алды. Киленнәре Ләйсән шәһәр кызы булуына карамастан, саф татарча бик матур сөйли. Әби-бабай, әти-әни тәрбиясе яхшы бирелгән. Әнисе турында чын күңелдән сөйләде.

Түбән Пәнәче кызы, Югары Пәнәче килене Роза апа Гобәйдуллинаның әнисе Борды авылыннан Марфа, татар егетенә кияүгә чыккач, исемен Мәрьямгә үзгәртеп, татар диненә күчкән. Чигү, тегү, йон эрләүгә, аш-су әзерләргә бик оста иде әни, дип хатирәләре белән уртаклашты Роза апа.
Бәйрәмдә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Минзәлия Әхтәмҗанова әзерләп килгән хуш исле коймаклар да пеште. Илгизә апа Туктарова белән берлектә табада коймак пешереп алдылар. Мәдәният йорты - иртән әни пешерә торган коймак исләренә күмелде. Әниле булу -зур бәхет ул.
Матур кичәбез тәмле күчтәнәчле чәй өстәлендә дәвам итте. Телне йотарлык тәмле ризыклар - уңганлык билгесе. Авылдашлар аш-суга бик оста. Гөбәдия, тавык рулеты, төрле пироглар, тәбикмәкләр, холодецлар, кайнатмалар, хуш исле коймаклар өстәлне ямьләде. Аралашу, фикер алышу, үткәннәргә кайтып килү бердәмлекне ныгытты.
Тамашачы Наил абый Җиһаншин уйнаган бию көйләренә кушылып биеде, таралырга ашыкмады. Очрашулар булып торсын, дөньялар тынычлансын дигән теләктә өйләргә таралыштык.
Илһамия Гарифуллина, мәдәният йорты җитәкчесе.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев