Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югарымәлемлеләр «Табылдык» комедиясен сәхнәләштерде

Спектакль эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керердәй күренешләре белән һәр тамашачының күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

Югары Мәлем мәдәният йортында эшләүче “Балкыш” халык театры Россиянең атказанган артисты, якташыбыз Наил Дунаев истәлегенә багышланган театр фестиваль-конкурсына кушылып, Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” моңсу комедиясен сәхнәләштерде.

...Вакыйга бер ташландык авылда бара. Әсәрдә караучысыз калган ялгыз карчыклар тормышы сурәтләнә. Карчыклар олы яшькә җитсәләр дә, татар халкының йолаларын югалтмау, авылны яшәртү, яшәтү хыялы белән яналар. Язмышлары, характерлары төрле булган авыл әбиләрен ялгызлык берләштерә... Бик тәрбияви әсәр. 

Спектакльдә төрле һөнәр ияләре катнашты. Елаттылар да, көлдерделәр дә җирле артистлар. Аларның уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. 

Фотолар мәдәният йортынннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев