Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югарымәлемлеләр йөзенче сетканы үрде

Бүген Зәй районы Югары Мәлем авылы мәктәбендә оешкан маскировка челтәрләре үрү цехында йөзенче челтәрне үрү эшен тәмамладылар.

Киң күңелле хатын-кызлардан җыелган төркем иң башта маскировка челтәрләре үрүне авыл мәдәният йортында башлаган иде, хәзер алар бу эшне мәктәптә дәвам итәләр. Бүген йөзенче сетканы үрүне алар аерым билгеләп үттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин хатын-кызлар янына килеп рәхмәт белдерде.

— Сез башкаручы бу хезмәт бәяләп бетергесез. Әлеге гамәлегез белән фронттагы егетләрнең гомерен саклыйсыз. Сез чын патриотлар, — диде ул.

Соңыннан барысы бергәләп җыелып үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр, алга планнар кордылар.

«Хатын-кызларыбыз йөзенче сетканы үрүне билгеләп үтүгә, йөздә беренчесенә әзерлек чараларын да башкарып куйдылар. Алар алга таба да егетләр исәнлеге өчен кирәкле гамәлне армый-талмый дәвам итәргә исәп тота», — дип белдерде мәктәп директоры Гүзәлия Батькова.

фотолар авыл җирлегеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев