Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Шепкәнең тыл ветеранын 95 яше белән котладылар

28 гыйнварда Югары Шепкәдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зәйнәп Сафиуллинага 95 яшь тулды.

Зәйнәп апаны авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре өенә килеп, гомер бәйрәме белән тәбрикләде. Лилия Мингалиевна тыл ветеранына намуслы хезмәте, гаять зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен рәхмәт белдереп,  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырды.

 Зәйнәп  Дәүләт кызы — тырышлык, сабырлык һәм мәхәббәт символы. Ул 1931 елның 28 гыйнварында Сарман районының Морбаш авылында дөньяга килә. Аның гомере тарих, авырлыклар һәм шатлыклар белән үрелгән. Зәйнәп апа җиде класс белем алган, әмма тормыш мәктәбендә алган тәҗрибәсе аны күп нәрсәгә өйрәткән.

Аның әнисе Мотаһара Әхмәтшина (1895 елгы) һәм әтисе Дәүләт  Йосыпов — көчле шәхесләр, аларның тормышы Зәйнәп апаның киләчәген формалаштыра. Мотаһара, беренче мәртәбә кияүгә чыгып, 1923 елда Әрҗүдә исемле кызлары туа. Әмма бәхетсезлек килә, ире сәүдәгәр буларак, ит сатып кайтканда акчасын талыйлар һәм  үтерәләр. Мотаһара тол кала һәм икенче мәртәбә Дәүләт исемле кешегә кияүгә чыга. Аларның гаиләсендә 10 бала туа, ләкин аларның алтысы үле туган.

Зәйнәп апа 1941 елда сугыш башланганда әле бала гына була, әмма бу авыр еллар аның тормышына зур йогынты ясый. Әтисе  сугышка китә, 1945 елда кайта, ләкин озак яшәми — вафат була.

Мотаһара, балаларын тәрбияләп, ничек тә ныклы тормыш итәргә тырыша. 1946 елда ул Әрҗүдәне, Мөбәрәкне һәм Зәйнәпне алып Мәлемгә кайта, әмма анда аларны берәү дә көтеп тормый. Гаилә авырлыкларга дучар булса да, Мотаһара көчле рухлы хатын-кыз буларак, балаларын аякка бастыра. Ул җир сорап, балалар белән бергәләп үзләренә өй җиткерә.  Мотаһара апа бик уңган ханым булган, ул паласлар, өстәл япмалары, сөлгеләр, күлмәк өчен ак материаллар суккан, кызларына күлмәк теккән. Нәселдән килгән шушы кул эшләре осталыгы балаларына да оныкларына да күчкән.

1953 елда Зәйнәп апа Тәүҗип абый белән таныша һәм шул елны өйләнешәләр. Алар биш бала тәрбияли: Разия, Рәйхәт, Зөлфирә, Флюр һәм Илгизәр. Зәйнәп апа  эшкә нык була, балаларын киендерү өчен үз куллары белән киемнәр тегә, чигүләр чигә. Ул яшьлегендә, аягына чабата киеп, урман кискән, диләнке чистарткан; Аксар очындагы өч ялгыз карчык — Нурлыгаян әбине, Сөнгатулла карчыгы Нурлыгаянны, сукыр  Минҗиһан әбине караган. Зәйнәп апа лаеклы ялга чыккач та эшләп йөри әле. 1985 елда ындыр табагында эшләгәндә аны бәхетсезлек көтеп торган - ул кулын өздерә.

Тәүҗип абый — балта остасы, ул агач эшләренә оста була. Алар 51 ел бергә матур тату, үрнәк гомер кичерә. 2004 елда Тәүҗип абый вафат була.

Балалары да әти-әниләре кебек  кул эшләренә оста, тырыш булып үсә. Югары Мәлем авылында яшәүче кызлары Разия Рамазанованың кулларыннан гөлләр тама: ул алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә, тукымалардан чәчәкләр, вазалар ясый. Аның йорты да, бакчасы да әкияти дөньяны хәтерләтә. Ә Рәйхәтләре сандык ясау остасы буларак республикага билгеле. Зөлфирәләре аш-суга оста. Тәмле телле, ачык йөзле Зөлфирәне аксарлылар бик ярата. Флюрләренең үз “КамАЗ”ы, йомышы төшкән бар кешегә булышырга тырыша ул. “Аннан башка Шепкә яши алмый”, - диләр. Кызганыч, Илгизәрнең инде арабыздан киткәненә 20 ел булган. 

-Әниебез бик тырыш булды. 54 яшендә тегермән тартканда бер кулын өздерде. Ләкин шул хәлдә дә әле перчаткалар бәйләде, идәнен дә үзе юды. Берүзе генә яшәсә дә,  уллары, киленнәре, сеңлем һәр көн килеп, хәлен белеп торалар, - ди кызы Разия.

Зәйнәп апа үзен котларга килүчеләрне шат күңел, ачык йөз белән каршы алып, рәхмәтләрен әйтеп калды. Үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәтләрен укып, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.

Фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев