Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Шепкәдә каз өмәләре гөрли

Югары Шепкә авылыннан Гыйләевлар бу көннәрдә каз өмәсе уздырган.

«Безнең халкыбыз элек-электән авыр, зур эшләрне өмә җыеп, күмәк күтәргән. Мал суйса да, каз йолкыса да, өй салса да, өмә үткәргән. Каз өмәсе — ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да. Ә эшенә килгәндә, күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын ала. Без дә туганнар, кода-кодагыйлар, дуслар белән бергә күмәкләшеп, күңелле итеп каз өмәсе үткәрдек әле», — ди Гөлсинә Гыйләева.

Нәкъ авылча, элеккечә итеп уздырганнар өмәне. Казларны юып керүгә, хуҗабикә каз маенда тәбикмәк пешереп, мул табын әзерләп көтеп торган өмәчеләрне. Канатын да шунда ук Гөлсинә ханымның әнисе Хәмдениса әби сыдырып та барган.

Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була. «Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен», — дигән матур теләкләр белән таралышкан өмәчеләр.

Фотолар Гыйләевларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев