Югары Шепкәдә беренче булып педагогик хезмәт ветераны үз тавышын бирде
Бүген Россия Президентын сайлаулар башланды. Югары Шепкәдә беренче булып сайлауга авылның ветераннар советы рәисе, педагогик хезмәт ветераны Ризалия Салаватова килде.
1469нчы сайлау участогы Югары Шепкә мәдәният йортында урнашкан. Участокта 507 сайлаучы исәпләнә, шуларның 6сы беренче мәртәбә сайлауларда катнаша.
-Сайлаулар гимн белән башланып китте. Бездә халык бик актив. Акрынлап киләләр, сайлыйлар, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Авылның иң өлкән кешесе 93 яшьлек Миңнурый апа Ахунҗанованы өенә барып сайлатачакбыз. Сайлауга гаиләләре белән килүчеләргә махсус беләзекләр бирәбез, алар белән мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек бирелә, - ди сайлау комиссиясе рәисе Язилә Гыйләҗетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев