Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Шепкә мәктәбе коллективы хәрбиләргә “коры душ” ясый

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә зәйлеләр һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша.

Районыбызда “Зәй җылысы” (“Теплый Заинск”) дип аталган хәйрия фонды бу эштә башлап, хәрбиләргә ярдәм итүдә төрле алымнар куллана. Әлеге волонтерлар башлангычы белән кул осталары оекбашлар бәйли, икенчеләре тиз пешә торган аш пакетлары әзерли. Волонтерлар коры армия душы ясау эшенә дә алынды. Бу эшне Надежда Хәбибуллина Югары Шепкә мәктәбендә дә оештырды.

- Шундый юыну пакетларын Түбән Кама шәһәре активистлары ясый башлагач, алар тәҗрибәсен өйрәнеп, бу эшне Зәйдә дә башладык, - ди Надежда Хәбибуллина.

Әзер “коры душ”ка ике тамчы су җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың.

-Хәрби шартларда юыну мөмкинлеге юк. Мондый шартларда хәрбиләребезгә “коры душ” уйлап табылган. Мәктәбебез укучылары һәм коллектив бу эшкә бик теләп алынды. Безне кирәкле материаллар белән волонтер Надежда Хәбибуллина тәэмин итә һәм “коры душ”ны ясарга да ул өйрәтте. Аңа рәхмәтлебез. Бу эшне укучылар хезмәт дәресләрендә укытучы Гөлинә Ибраһимова җитәкчелегендә бик теләп башкаралар. Укучыларыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итүдә үзләреннән өлеш кертүгә сөенә, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлзирә Хәбибуллина.

Бу игелекле эшкә укытучылар, техник хезмәткәрләр дә алынган. Язгы каникуллар алдыннан 430 данә “коры душ” ясап тапшырганнар. Бүгенге көндә тагын 600 данә ясап, 70ен мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрүчеләргә биргәннәр. Ә маскировкалау челтәрләре үрүче хатын-кызлар аларны егетләргә сеткалар эченә күчтәнәчләр белән бергә төреп җибәргәннәр.

-Мондый вакытта без дә читтә кала алмыйбыз. Хәрбиләребезнең безнең дә күңел җылысын тоеп, тылның ныклы терәк булуын, аларны туган якта көтүебезне тоярга ярдәм итсен, - ди мәктәп коллективы.

Фотолар мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев