Югары Пәнәченең игелекле затлары мәчетнең манара нигезен төзекләндерделәр
1895 елларда хаҗ сәфәреннән кайткан Мәннән хаҗи төзеткән мәчет әле дә югарыпәнәчелеләргә хезмәт итә. Биредә Рамазан аенда ифтар ашлары оештырыла, даими булмаса да җомга намазларына халык йөри, Корбан гаете бәйрәменә дә җыелучылар шактый иде.
Югары Пәнәче авылы мәчете муниципаль әһәмияттәге тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә. Ул тарихи объект булып тора.
Мәчетнең күп урыннарын төзекләндерү таләп ителә. Тарихи-мәдәни мирас объекты буларак, биредә бер әйберне дә үзгәртергә ярамый.
«Мәчеттә реставрация ясау өчен федераль исемлеккә керергә кирәк. Реставрация — ул капиталь ремонт ясау гына түгел, бик катлаулы, четерекле эш. Бөтен элементларны да элек булганча торгызырга кирәк. Аның үз тәртибе-кагыйдәләре бар. Мәчеттә авылның игелекле затлары ярдәмендә вак-төяк эшләр генә башкарыла», — ди авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Күптән түгел авылның алтын куллы ир-атлары манара нигезен ремонтлап куйдылар. Илшат абый Гыйззәтуллин, Фәргать абый Хәмитов, Таһир абый Рәхимов, Камил абый Гыйльфанов, Илдус абый Хөсәенов, Җәүдәт абый Низамиевлар алынды бу эшкә.
«Игелекле эшләре өчен зур рәхмәт аларга. Шулай ук изге җанлы авылдашыбыз Дамир абый һәм Зина апа Хәмитовларга мәчеткә бүләк итеп биргән урындыклары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез», — ди авыл мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев