Югары Пәнәченең Атау очында урам бәйрәме узды
29 июльдә Югары Пәнәче авылында инеш буенда урнашкан Атау оч урамы халкы бик матур, күркәм урам бәйрәме оештырды.

Бәйрәмгә җыелучылар гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга җиткерү максатыннан авыл тарихы, Атау оч урамы тарихы күренешләрен күрсәтте. Балаларга өлкән буынның яратып уйнаган уеннарын уйнаттылар. Җыр-моңга бай Атау очы халкы моңлы-дәртле җырлар җырлап, гармун уйнатып, биеп күңел ачты. Ераклардан озак еллар күрешмәгән авылдашлар кайтып, балачак, яшьлек хатирәләрен искә алдылар.
«Шундый күңелле бәйрәмне оештыручы Дамирә апа Шәрифуллина белән Рәмзия Җиһаншинага, артистларга, кунакларга, тәмле пылау пешерүчеләргә, өстәлләргә тәмле ризыклар әзерләүчеләргә, шушы бәйрәмнең иганәчеләренә зур рәхмәт», — ди Югары Пәнәче авылы китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев