Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәчедән Илүсә Кәримова тормыштан ямь табып яши

Авылдашыбыз, ветеран укытучы Илүсә апа Кәримова «Хәрәкәттә - бәрәкәт» дип яши.

Кроссвордлар чишәргә, газета укырга, яшелчәләр тозларга, кешеләр белән аралашырга ярата. Гомумән, дөньядан ямь табып яши. Өстәвенә ул әле мәдәният йортының актив кешесе дә. 

-Үткәннәр сагындыра. Мәктәптә  балаларга  математика фәнен укыткан вакытлар, тигезлектә  балалар үстергән чорлар, лаеклы ялга чыгып, Кәлимуллам белән бергә үткәргән көннәрне сагынам. Мин язмышыма рәхмәтле, һәрвакыт янымда ярдәм итәрдәй кешеләр булды. Балаларым, кияү-киленнәр, оныкларым янында үземне бәхетле хис итәм. Кәлимуллам үз тырышлыгы белән уйнарга өйрәнгән скрипканы да, яшьлегемдә үзем уйнаган мандолинаны да күз карасыдай саклыйм. Тормыш заяга узмаган, кешеләрне, тормышны, мәдәният, сәнгатьне яратып яшәдек, әле хөрмәт итеп яшим. Бар кешегә дә бәхет, саулык телим. Илләр тынычланып,  тыныч күңел белән яшәүләр насыйп булсын, дип изге теләкләрен җиткерде Илүсә апа. 

1 сентябрьдә Илүсә Кәримовага 90 яшь тулды. Авылның кадерле кешесенә саулык, бәрәкәтле гомер, авылдашлар хөрмәтендә озак еллар яшәвен  теләп калабыз.

Илһамия Гарифуллина
Югары  Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев