Югары Пәнәчедә тарихи ядкарь саклана
Югары Пәнәче авылында су тегермәне күп гасырлар дәвамында халыкка хезмәт күрсәткән.
XX гасырның 50нче елларына кадәр һәр авылда диярлек су тегермәне ясаганнар. Авыл тегермәнендә фураж оны, ак он, ярма яру һәм өрдергеч өчен аерым ташлар булган. Болары шәхси хуҗалыклар өчен. Болардан тыш, дәүләт тегермәне буларак, аерым ташлар да эшләгән.
Югары Пәнәче авылында да оста тегермәнчеләр халыкка хезмәт күрсәткән. Халыкны ашлы итүдә саваплы эш башкарган алар. Авылдашлар тегермәнче Хисами Хәмитов, Фәтхулла Галиев, Хуҗиәхмәт Вәлиәхмәтов, Айдар Сафинны рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Су тегермәне дә, электр тегермәне дә Югары Пәнәче авылы тарихында тирән эзен калдырган.
Су тегермәнен электр тегермәне алыштыргач, авылда нарат бурадан бик яхшы тегермән төзеп куя-лар. Малларга фураж, халыкка да он тартылган. Күрше авыллардан да он тарттырырга килүчеләр шактый булган. Тегермән бик озак еллар дәвамында халыкка хезмәт иткән.
Бүгенге көндә тегермәннең зур ташы мәчетебез биләмәсендә 1956 елгы тарихи ядкарь буларак саклана. Әлеге изге эштә авылдашларыбыз зур ярдәмен күрсәтте. Ташны урнаштыруда Айдар абый Вәлиәхмәтов, Җәүдәт абый Мөхәммәтҗанов, Илшат Хөсәенов, Илдус абый Хөсәенов, Нурбәк Шәрифуллин, ташка истәлекле язманы эшләтүче Риназ Вәлиәхмәтов, ә шушы җаваплы эшне башлап йөрүдә музей җитәкчесе Дамирә апа Шәрифуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев