Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә рәсем ясау буенча кызыклы мастер-класс узды

Югары Пәнәче мәдәният йортында бәйрәм көннәрендә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле кызыклы чаралар оештырылды.

Рәссам Эльвира Туктарова балалар белән «Матурлык ясыйм» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Ул балаларны төсләрне һәм кәефне кушып, төрле карандашлар, буяулар белән матур рәсемнәр ясау серләренә төшендерде.

«Рәсем ясау безнең баш миебез өчен йога кебек. Кеше рәсем ясаганда, аның ярымшарлары гармониядә эшли. Барлык артык уйлар юкка чыга, бу тискәре әйберләрне онытырга мөмкинлек бирә. Ә сәнгать эшчәнлеген оештырганда гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Үзенчәлекле рәсем ясау балага буяуны, аларның характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм ярдәм итә», — ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Мастер-класста төрле яшьтәге балалар үз сәләтләрен рәсемнәрдә чагылдырды.

«Һәр бала матурлыкны үзенчә күрә, үзеңчә аңлый. Сәләтле, иҗади балалар булуы бик сөендерә. Матурлыкны яраткан бала күңелендә начарлыкка урын юк. Мондый чараларда балалар аралаша, бер-берсенә ярдәм итә, рухи яктан байый», — ди мастер-классны оештырган Эльвира Туктарова.

-Күңелле һәм файдалы дәрес өчен Эльвира Туктаровага барлык балалар һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул һәр бала күңеленә ачкыч табып, бергәләп искиткеч матурлык тудырдылар. Дәрес ахырында һәр бала үз иҗат җимешен тотып фотога төште һәм спонсорларыбыз ярдәме белән алынган туңдырмаларны өләштек. Балаларны сөендерү — үзе зур савап, дип язылган изге китапта. Ата-аналардан җылы рәхмәт сүзләре ишетү күңелебезгә рәхәтлек бирде. Балалар өчен мондый дәресләр дәвамлы булачак, — ди Илһамия Рәисовна.

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев