Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә Пушкин көнен билгеләп үттеләр

Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин көне уңаеннан «Рус шигърияте кояшы» дип исемләнгән чара үткәрде

Фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан

Презентация аша балаларны бөек рус шагыйренең кыскача биографиясе һәм дә иҗаты белән таныштырдылар.

«Пушкинның иң танылган әсәрләрен искә төшердек. Кичә ахырында балалар: „Александр Пушкин сезнең өчен кем ул?“ — дигән сорауга җавап бирделәр. Һәркем үз фикерен әйтеп, Пушкинның яраткан шигырен яттан сөйләде, әкиятләрен искә төшерде. Язучының берничә әсәрен сәхнәләштереп, видео да яздырдык. Мәрьям Гарифуллина, Ислам Гәрәев һәм Айнур Шакиров үз рольләрен оста итеп башкардылар. Эшләгән эшебез, яздырган видеоларыбыз күнелебезгә ял бирде», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев