Югары Пәнәчедә өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Югары Пәнәче мәдәният йортында «Картлыкның да була шатлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Өлкәннәрне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров котлап, аларга матур теләкләрен җиткерде.
— Авыр һәм болгавыр заманда төшенкелеккә бирелмичә, бердәм, тату булып, аралашып яшәгәндә генә кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, — диде ул.
Кичәгә берсеннән-берсе сәләтле апа-абыйлар килгән иде. Рузалия апа Салихова, Хәмит абый Һадиуллин, Илүсә апа Вәлишина, Нурия апа Камилова, Гөлшат апа Михайлова, китапханәчебез Гөлгенә Гәрәева укыган шигырьләрне тамашачы бик җылы кабул итте.
— Гармун моңнары да кичәбезгә ямь бирде. Альберт абый Шакиров гармунда уйнап, килгән тамашачыларны җырлатты да, биетте. Кызыклы уеннарда да бик теләп катнашты кунаклар. «Агачлар турында җырлар», «Сәламәтлеккә 20 минут җитә», «Файдалы ризыклар», «Шифалы хәдисләр» уен-биремнәрен дә үтәде алар, — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
Яшьлек җырларын да искә төшереп бергәләшеп җырладылар. Рәмзия апа Исмәгыйлова өйрәнгән яңа җырын тамашачыларга бүләк итте.
Сый-нигъмәтле чәй өстәле дә һәр кешене сыендырды. Килгән тамашачы җылы аралашып, фикер алышты. Мондый чаралар борчуларны оныттыра, мәшәкатьле тормышка рухи байлык бирә, дуслыкны ныгыта. Саулыкта, бердәмлектә очрашырга язсын дип таралышты өлкәннәр кичәдән.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев