Югары Пәнәчедә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
Югары Пәнәче мәдәният йортында китапханә, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Җиңү китергән язлар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Бәйрәмгә район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Сәрия Батршина, Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров, мәктәп директоры Рәисә Исламова, укытучылар, авыл халкы, кунаклар килде.
Кечкенә солдат - Халид Гәрәев бәйрәм тантанасын матур шигырь белән ачып җибәрде. 5 яшь кенә булса да, озын шигырь ятлап, бәйрәмгә килүчеләргә Җиңү көне шатлыгы бүләк итте. Мәктәп укучылары җиңү турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. "Авылдашларыбыз катнашында оештырылган театраль тамаша һәр тамашачыны дулкынландырды, уйландырды. Һәр рольне җиренә җиткереп, зур осталык белән башкарды алар", - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
...Фронтка сугышчыларга посылка җибәрү өчен авыл апалары Гөлбикә апалар йортына җыелды. Керосины күп калмаса да, йорты салкын булса, күңелләре киң авыл апаларының. Ягарга утын, кияргә кием, яндырырга шәмнәре, ашарга пешерергә тозлары да чамалы аларның. Ләкин күңелне төшерергә ярамый. Ничек тә яшәргә кирәк. Сугыштан хат алулар, сугышчыларга хат язу мизгелләрен зур дулкынлану белән башкарды алар. Посылка тартмасына һәр апа үз кулы белән чиккән намазлык, кулъяулык, бәйләгән оекбаш, бияләй, аяк чорнавы, шикәр, чәйләр дә алып килгән. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен!
Хат ташучы эше ул вакытта бер дә җайлы булмаган. Кайгы хатлары аларның йөрәген әрнеткән. Ничә йортка килгән ул хатларны берсеннән - берсе кечкенә сабыйлы аналарга ничек тапшырырга... Каюм Әхтәмҗанов йортында 3 бала: Наҗия, Әзһәр, Рәис. Зәки Хөсәенов йортында 2 бал :Люция белән Илдус.
Гариф Шакиров йортында да 2 бала: Наил белән Җәмил. Харис
Шакиров йортында 4 малай - Зиннур, Сабир, Мөнәвир, Хатыйб... Бу гаиләләргә нинди йөрәк белән кара мөһерле хат тапшырырга кирәк... Сабыйлар зур өмет белән хат ташучыга карый, кара хатларда аларның әтиләре батырларча һәлак булды дигән хәбәрне йөрәкләре кабул итми. Бер мизгелдә әтисез калган сабыйлар...
Театраль тамаша шушы мизгелләрне үз эченә алган иде.
"Тамашачылар Зәйтүнә апа Хөсәенова, Гөлшат апа Михайлова, Әлфия апа Низамутдинова, Гөлфияз апа Вәлиуллина, Минзәлия Әхтәмҗанованың сәхнәдә уйнавын күз яшьләре аша карады. Күңел кылларын үткән шомлы еллар тибрәтте.
Китапханәче Гөлгенә Гәрәева үзе башкаруында һәм балалар белән уллары һәлак булган ана өзеген тетрәндергеч итеп сәхнәләштерде. Зур осталык белән башкарылган шигъри әсәрне тамашачы дулкынланып, күз яше белән карады", - ди Илһамия Рәисовна.
Сәрия апа Батршина, Мөнир Туктаров, Рәйсә Исламова бәйрәмгә килгән халыкны Җиңү көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Илләребез тыныч булсын, бердәм булып, ярдәмләшеп, саулыкта яшәргә язсын, дип таралышы халык бәйрәмнән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев