Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә ике улы илебез сагына баскан әнине туган көне белән котладылар

Рәмзия Исмәгыйлеваның ике улы да илгә авырлык килгәндә читтә кала алмыйча, махсус хәрби операциягә китәләр.

 

Бүген илебездәге тынгысызлыкка беркем дә битараф кала алмый. Бигрәк тә газиз улларын  илебез азатлыгы өчен көрәшкә озаткан әниләргә авыр. Йөрәк парәләре исән-саумы икән диеп уяна алар йокыдан. Батыр егетләр  әниләре... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп алган аларның  күңелен...  Илебезне, Ватанны сакларлык  батыр уллар үстергән  бит алар!

Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре ике улы махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагына баскан Рәмзия Исмәгыйлеваны туган көне белән котладылар.  Рәмзия апаның уллары Әнәс белән Фәнис илгә авырлык килгәндә читтә кала алмыйлар. Икесе дә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәләр. Кызганыч,  Әнәсе яу кырында батырларча һәлак булды.  

 “Солдат әнисе булу җиңелләрдән түгел, ашарга утырсам да, йокларга ятсам да, уемда – улларым. Барлык ир-егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын телим”, - ди Рәмзия апа, күз яшьләрен сөртеп.

Күзләре яшь пәрдәсе белән капланган булса да, йөзендә көчле рух балкый ананың. Ул уллары белән горурлана, илебезне сакларга җибәргән  лачыннарына соклана.

“Батыр егетләребезнең әниләре хәзерге вакытта минутларны санап улларының  туган якларына әйләнеп кайтуын көтә. Рәмзия апа авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Без аңа сабырлык, ныклы сәламәтлек телибез. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә көчле булырга, батыр уллар булып туган якларына исән-имин кайтырга язсын  иде дигән теләктә без”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев