Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә яшь киленнең бирнә сандыгын җыеп күрсәттеләр

Югарыпәнәчелеләр «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә кушылып, «Бирнә сандыгы җыю» йоласын сәхнәләштерделәр.

Бирнә биргән — бикә килен, бирнә бирмәгән — ялкау килен, дигән әйтем бар.

Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә — кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.

Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгәндәге сандыкларын гына алыйк. Өй түрендә торалар иде бит алар! Аның өстенә чигүле япма, күпертелеп куелган йомшак чигүле мендәрләр куела иде. Ә сандык эчендә иң кадерле, затлы әйберләрне генә саклаганнар — яңага тотыла торган киемнәр, сөлге-тастымаллар, сабыннар. Хәтерлисезме ул сандыкны ачып җибәрүгә борынга иң элек сабын исе килеп бәрелә иде?

Шушы йолаларыбызны халыкка кайтару, аларны тамашачыга җиткерү максатында район мәдәният йорталры арасында халык йолаларының «Әйлән-бәйлән» фестивале бара. Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре белән фестиваль кысаларында «Бирнә сандыгы җыю» йоласын тамашачыларга тәкъдим итте.

— Матур сәхнә бизәлеше, татар костюмнары, бирнә сандыгы — һәрберсе сәхнәне бизәп, чараның эчтәлеген ачты. Йоланы сәхнәләштерүдә төрле яшьтәге ханымнар-апаларның катнашуы кичәбезне тагын да мәгънәлерәк итте, — ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Тамашада яшь килен ролен — Гөлгенә Гәрәева, әбине — Рәмзия Исмәгыйлова, әнине — Гөлшат Михайлова, әбинең өлкән кызын — Минзәлия Әхтәмҗанова, булачак киленнең бертуган апасын — Миләүшә Шәрипова, уңган-булган күршеләрне — Әлфинур һәм Эльмира Шакировалар, Әлфия Низаметдинова, Дамирә Хәмитова, димче карчыкны Гөлфияз Вәлиуллиналар уйнады.

Әби-бабаларыбыздан калган йолалар — элеккене бүген белән тоташтыручы күпер. Чара барышында җырлар, сынамышлар, биюләр, кызыклы уеннар, мөнәҗәтләр яңгырады.

— «Бирнә сандыгы җыю» тамашасын сәхнәләштерү өчен авыл халкыннан чигүле сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, түрләмәләр, чиккән кулъяулыклар, алъяпкычлар, карават, өстәл җәймәләре, пар мендәрләр, челтәрләр, паласлар, шәлләр, калфак-яулыклар, шамаилләр җыелды. Беркем дә битараф булмыйча, мәдәният хезмәткәрләренә теләктәшлек итте. Электән кыз баланың уңганлыгы аның бирнә сандыгында булган кул эшләнмәләре буенча билгеләнгән. Йолабызда шул күренешләрне дә күрсәтергә тырыштык, — ди Илһамия Рәисовна.

...Әби белән әни яшь кәләшкә барлык йола тәртипләрен туры китереп, бүләкләр әзерләгән. Әби чиккән сөлге, пар мендәрләр, мамык шәл бирсә, әни кеше сандык ачучыга, мунча ягучыга, беренче булып капка ачучыга, яшьләргә Коръән китабын бүләккә әзерләгән. Күршеләре дә буш кул белән килмәгән — кемдер мендәр япмасын, кемдер Бохарадан кайтарткан өстәл җәймәсен, кемдер суккан палас, кемдер урын-җир япмасын бирнә сандыгына бүләккә алып килгән. Кәләшнең апасы пар чиләк белән икмәк алып керүе, бертуган апасының чиккән сөлге, асылташлы калфак бүләк итүе, данлыклы яучы карчыкның яшьләр өчен шамаил, намазлык бүләк итеп, мөнәҗәт укуы чарага тирән мәгънә өстәде. Ә яшь кәләш Сабантуй батырына чиккән сөлгесен, кулъяулыкларны халыкка күрсәтте. Гармунчы Марс абый Гуреев тамашаны эчтәлекле көйләре белән бизәде.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев