Югары Пәнәчедә балалар “Мандаринка” белән фотосессия ясады
Югары Пәнәче китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева балаларның язгы каникулларында кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрде.
Гөлгенә чираттагы чарага үзенең йорт куяны – “Мандаринка”ны алып килде.
Ә балалар куянны күрүгә шатлыкларыннан сикереп куйдылар, һәркайсының аны сыйпап карыйсы килде. Алар куянны кочаклап, колакларын тотып, “Мандаринка, син чынмы?” – дип гаҗәпләнделәр.
Ахырдан һәр бала “Мандаринка” белән фотосессия ясады.
“Хәзер балаларның телефоннарында “чын йолдыз” белән төшкән фотолар бар. Безнең йомшак дустыбыз төрле позаларга басып, чын модель кебек эшләде! Аңа балаларның шат елмаюларын күрү бигрәк тә ошады”, - ди Гөлгенә Гәрәева.
Хәзер алар киләсе каникулларда тагын шундый фотосессия уздырырга нияли. Әлегә нинди йорт хайваны белән буласы сер.
Балалар фотосессиядән соң китапханәдә китаплар дөньясы белән танышты.
Фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев