Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәчедә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

Югары Пәнәче мәдәният йортында Әтиләр көне уңаеннан «Әтием - горурлыгым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичәдә әтиләргә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров чарада катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Һәр катнашучы әтисе турында истәлекләр, гаиләдә тәрбия алымнары, һөнәрләре, яратып кулланган мәкальләре турында эчтәлекле итеп сөйләде. Сугышта катнашкан, батырларча һәлак булган әти балалары — хәзер инде үзләре әби-бабай. Нинди генә аянычлы язмышлар юк. Әти тәрбиясе гаиләдә бик кирәк. Рәмзия апа Исмәгыйлованың әтисе сугышта катнашып, яраланып кайткан. Эшкә батыр әтиләре балаларын да һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтә.

Хәмденур апа Вәлиәхмәтованың әтисе сугышта элемтәче булган. «Каенатам Әхәт Вәлиәхмәтов та сугышта элемтәче булган. Әти белән икесе бергә туры килсәләр, сөйләшеп сүзләре бетми иде», — дип искә ала Хәмденур апа.

Гөлшат апа Михайлованың әтисе сабыр һәм тыйнак булган. Сугышта катнашкан. «Әти авыл Советы сәркатибы булып озак еллар эшләде. Гадел кеше иде. Язуы искиткеч матур иде. Җиде балага төпле тәрбия бирделәр. Энем армиядә вафат булды. Егерме яшьлек улларының үлемен әти белән әни бик авыр кичерделәр. Гомер буе йөрәк түрләрендә булды», — дип дулкынланып сөйләде Гөлшат апа.

«Әтиебез кул эшенә бик оста иде. Ул ясаган шкаф, урындык, өстәлләр күп авылдашның йортларын бизәде», — ди Әлфия апа Гарипова.

Хәмдия апа Зиангирова: «Әтиебез бер вакытта да тавыш күтәрми торган, яхшы кеше иде. Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып кайта. Сигез балага яхшы тәрбия бирде. Әни чирләгәч, сыер саварга да, токмач җәяргә дә әти өйрәтте», — дип искә алды әтисе турында.

«Без биш бала үстек. Икенчесе мин. Бала карау күбрәк миңа эләкте. Әтиебез искиткеч сабыр холыклы кеше иде», -ди Илгизә апа Туктарова.

Гөлфияз апа Вәлиуллина әти йомшак холыклы иде, ләкин ишле гаиләне үз кулында тотты, дип әтисен искә алды.

Минзәлия Әхтәмҗанова: «Әтиебез сугышта катнашып, кулы яраланып, сугыш беткәч берничә айдан гына кайткан. Искиткеч юмарт, шәфкатьле, миһербанлы кеше иде. Сигез баласына да төпле тәрбия биргән, һөнәрләргә өйрәткән изге җанлы кеше. Балаларга тырнак белән дә чирткәне булмады. Гомере генә кыска булды».

«Әтиебез Суфиян бик эшчән, җитез, юмарт холыклы иде. Фермада эшләде. Җәяү йөрергә яратты. Авылыбыз тирәсендә булган урманнарны, җиләкле, чикләвекле урыннарны бик яхшы белә иде. Таң белән җиләкле чиләкләрен тутырып кайтыр иде», — дип сөйләде Мәрзия апа Гомәрова.

-Әтиебез йомшак холыклы, һәр эшкә җаваплы карый торган кеше иде. Председатель булып эшләде. Ачлык вакытында авылдашларына ачтан үлмәсенгә икмәк бирә торган була. Бөек Ватан сугышында катнаша, кулы яралана. Сугыштан соң урманчылыкта эшли. Биш балага төпле тәрбия бирде«, — дип сөйләде Люба апа Шәрифуллина.

Кичәбез кунагы, гармунчы Нургали абый Әхмәтҗановка алты ай булганда әтисе вафат булган. «Биш баланы әни ялгызы үстерде. Ул безгә әти дә, әни дә булды», — ди.

Нургали абыйны үткән туган көне белән дә котладык.

Үзем әтиебез Рәисне искә алып сөйләгәндә, кичәдә катнашучыларның күзләрендә яшь бөртекләре иде. Һәр кешегә бәхет, саулык тели иде әтиебез. Бар булганына канәгать булып яшәде. Безне дә әни белән тәртипле, ачык йөзле, ярдәмчел итеп тәрбияләделәр. Төрле түгәрәкләргә йөрттеләр. Ата-аналар җыелышына да күбрәк әти йөри иде. Гаиләдә дүрт бала, дүртебез дә югары белем алдык. Эшкә урнашу, оныклар тәрбияләүдә дә әтинең роле бик зур булды. Үзе әтисез үскәнгә микән, балаларны бик ярата иде әти. Үзлегеннән гармун, мандолина, скрипкада уйнарга өйрәнгән әти, мәдәниятне дә бик яратты. Агроном булып озак еллар яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләде. Лаеклы ялга чыккач, мәчеттә мулла булып торды. Балаларга исем кушу, никах, Коръән ашлары, мәет озатканда да әти матур итеп дога кылды. Әтиләрне искә алу, аларга дога булып ирешсен иде.

Зәйтүнә апа Хөсәенованың да әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша, ләкин кызын күрә алмый Польша җирләрендә яраланып вафат була. Кичәбездә Зәйтүнә апа әтисе Динехәмәт һәм каенатасы Зәки Хөсәенов турында төзегән альбомнарын тамашачыларга тәкъдим итте. Искиткеч бай мәгълүматлы альбом һәр кешегә ошады.

Авылыбыз ир-атлары турында презентация, шигырь, җырлар кичәбезне ямьләде, бай эчтәлекле итте. Мондый очрашулар кешене рухи яктан баета.

Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев