Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәче өлкәннәрен хөрмәтләделәр

27 сентябрь көнне мәдәният йортыбызда Өлкәннәр көненә багышланган «Картая белми йөрәк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык.

Кичәбез авылыбыз җитәкчесе Мөнир Туктаровның эчтәлекле котлау сүзләре белән башланып китте. Илләргә тынычлык, барлык кешеләргә сабырлык, саулык, бердәмлек теләде җитәкче. Хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең әниләре дә кичәбездә булуы ямь өстенә ямь булды. Сагышланган, борчылган аналар йөрәге бераз булса да ял итсен, рухи ныгысын.

Кичәбез эчтәлекле, кызыклы, җыр уеннарга бай булды. Яшьлек еллары җырларын искә алып, һәр авылдаш җырлап күрсәтте. «Мактыйм сине», «Буй буенча тезел», «Туган еллар буенча тезел», «Исемнәрне алфавит тәртибендә тез», «Кызыклы сорауга — кызыклы җавап», «Рәсемнәр кайсы җырга туры килә?», «Базарда» миниатюрасы уен-тамашаларында «Сары яфраклар» һәм «Кызыл миләш» командалары көч сынашты. Командаларда сәләтле апа-абыйлар һәр биремне җитез башкардылар. Әби-бабай тәрбиясе, гореф-гадәтләр турында фикер алыштык. Бәйрәм кичәсе тәмле ризыклар белән әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Һәр авылдаш иң тәмле ризыклары һәм аның рецептлары белән бүлеште. Төрле салатлар, гөбәдия, коймаклар, пироглар, төрле җиләк — җимеш кайнатмалары һәркемнең күңеленә хуш килде.

Хәрби бурычын үтәүче егетнең әнисе Мәрзия апа һәм Әлфия апасы килгән кунакларга күчтәнәчләрен өләште. Илләребез тынычланып, барлык ир-егетләр туган җирләргә исән — сау әйләнеп кайтсын дип, изге дога кылынды. Килгән Авылдашлардан  рәхмәт сүзләре ишетү эшебезнең нәтиҗәсе булды.

Өлкәннәр көненә финанс ярдәме белән булышкан Мартемьяновлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау булыгыз ачык йөзле фермерларыбыз.  Бердәм булып, авыл халкының горурлыгы булып, саулыкта яшәргә язсын  барчабызга.

Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев