Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәче мәдәният йортының «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче кызлар белән гөл үстерү серләре турында сөйләштеләр

Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр.

Әгәр сез дә кече яшьтән бу күркәм эшкә өйрәнәсез икән, сезнең өйдә һәрчак гүзәллеккә урын булыр. Гөл утырту өчен, барыннан да элек, туфракны дөрес сайларга кирәк. Бүлмә гөлләре үстергәндә, урман туфрагы, балчыклы кәс, черемә, торф һәм эре бөртекле елга комы катнашмасы файдаланыла.

Гөл туфрагы азык матдәләренә бай, дым һәм һаваны яхшы үткәрә торган булырга тиеш. Гөл үстерү өчен юкәлек яисә каенлыктагы урман туфрагы әйбәт. Моның өчен коелган яфрак катламын ачып, жирнең өске өлешен кырып алалар. Кәс туфрагын исә көтү йөри торган җирдән алырга мөмкин. Туфракка үлән тамырлары кермәсен. Аны, гадәттә, көзге якта әзерлиләр һәм коры урында саклыйлар. 

Гөлләр өчен савытның зурлыгы,  нинди булуы да әһәмиятле. Төрле-төрле консерв савытлары бүлмәне ямьсезләп кенә калмый, гөлләрнең үсешенә дә зыян китерә. Чөнки тимер савытлар һава үткәрми. Гөл савыты матур да, үсемлекнең үсүе өчен уңайлы да булырга тиеш. Яз — бүлмә гөлләрен күчереп утырту чоры. Аерым очракта, гөл чүлмәге ватылса яки үсемлек «чирли» башласа, аны елның башка вакытларында да күчерәләр. Бер нәрсәне онытмаска кирәк: чәчәктә утырган яисә чәчәккә бөреләнгән гөлләрне күчереп утырту түгел, урыннарыннан кузгатырга да ярамый. 
Гөлләр тормышы кызыклы һәм үзенчәлекле. Шул уңайдан Югары Пәнәче мәдәният йортында 
"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз китапханәче Гөлгенә апалары Гәрәева белән берлектә гөлләр утырту, тәрбияләү, матурлау серләренең нечкәлекләрен ачыкладылар.

 

Яран гөле

Яранны бүлмә гөлләре арасында иң популяры дип бернинди арттырусыз әйтергә була. Ул уникаль үзлекләргә ия:

Яранның исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә, ә аның эфир маен мигрень булганда чигәләргә сөртергә киңәш итәләр.

Йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша.

Микроэлементларның уникаль тупланмасы яранга тирә-ягындагы һаваны дезинфекцияләргә ярдәм итә. Бөҗәкләрне куркыта. Яран чәчәк аткан өйдә черки, чебен һәм көя күбәләкләре булмый.
Яран гөле мәхәббәтне һәм гармонияне саклый дип санала. Мондый йортны кара көчләр урап уза икән. Әмма гөл сула башласа, туганнарның берәрсе катлаулы чир белән авырый башлаячак дигән ышану да бар.

Гөлләр - тормышыбызның яме, матурлык чыганагы. Караңгы уйлардан арындыручы, яктылык сибүче гади гөлләр бит.

Илһамия Гарифуллина,  Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәре.

Фото Югары Пәнәче мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев