Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәче мәдәният йортында шигърият көне узды

Бүген - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн.

Тукай бик аз яшәгән, ләкин безгә гаҗәеп зур әдәби мирас - шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр калдырган. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. 
Мәңге яшь шагыйребезне искә алу максатыннан  Югары Пәнәче мәдәният йортында "Ханымнар" түгәрәгенә йөрүче апалар һәм Ландыш Борһанова белән "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. 

“Тукай туган көнгә багышлап язучыларыбызның эчтәлекле шигырьләрен укыдык. Кичәбездә күңел түрендә йөрткән матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады. Шигырь бит ул күңелгә үтеп керә, кешегә әйтә алмаган сүзләреңне дә шигъри юлларга төреп әйтеп була. Шигырь яраткан кешенең күңеле нечкә, рухи яктан бай була”, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Илһамия Гарифуллина.

Фото авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев