Югары Пәнәче мәдәният йортында киләчәк ат елы уңаеннан кызыклы күргәзмә оештырылды
Югары Пәнәче мәдәният йортында «Фотоларда - көмеш тояклы атым» күргәзмәсе эшли.
2026 ел – Ат елы якынлаша. Кытай календаре буенча 2026 ел символы – Утлы Кызыл ат. Ул көч, үҗәтлек, энергия һәм бәйсезлекне гәүдәләндерә.
Бу ел хуҗасы ашкынучан, бәйсез, игътибар үзәгендә булырга, ирек, танылу, ярыш ярата. Ул энергияле һәм харизмалы, турылык һәм гаделлек яклы. Утлы Кызыл ат зур максатларга рухландыра белә.
Югары Пәнәче мәдәният йортында киләчәк Ат елы уңаеннан "Фотоларда – көмеш тояклы атым" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә урын алган һәр фотоның үз тарихы, үз кыйммәте бар.
1950-1960 еллардагы фотолар үткәнгә алып кайта. Салам түбәле йортлар да күзгә ташлана. Заманында мәктәп директоры булып эшләгән Кашшаф абый Хәмитов аты белән районга документлар илтергә бара. Тормыш иптәше Сабира апа озатып кала.
Алдагы фотода фермада эшләүче атлы көтүчеләр. Эшләренә җаваплы караучы, бер көн эштән калмаган Мөнир абый Хуҗин һәм Сәмигулла абый Хәйдәровлар.
Авылдашыбыз Галимҗан абый Гомәровның да үз аты булган. Ул эшкә яраткан аты белән йөргән. Фәргать абый Хәмитов 1962 еллар тирәсендә карточкага төшерү серләренә өйрәнгән була. Галимҗан абыйны ул аты белән эшкә барган вакытта истәлеккә фотога төшерә. Вакытлар үтсә дә, әлеге фото үз кыйммәтен югалтмый, матур бер ядкарь булып калган.
Рәшит абыйны ат белән солдатка озату фотосы да игътибарга лаек. Классташлары, авылдашлары солдатны армия сафларына озатырга җыелган. Хәзерге вакытта әлеге фотода булганнарның кайберләре арабызда юк инде. Фотода егет-кызларга да хәзер 75-76 яшь.
Зәйгә кышны озату бәйрәменә авылдашлар үз атларын бизәп бара торган булганнар. Бизәлгән атларда төшкән шундый истәлек Сәмигулла абый Хәйдәровта сакланган.
Данлыклы атлар фермасы булган Хәйдәр абый Мәрдамшин эшен хәзер улы Зөлфәт дәвам итә. Урта Пәнәче авылында үз утары булган Зөлфәт ат үрчетү серләрен яхшы белә. Атлы туризмны җәелдерүгә өлеш керткән Зөлфәт Мәрдәмшинга Татарстан районнары, шәһәрләреннән ат яратучылар килә. Артистлар да үз итә бу җирләрне. Туй, бәйрәм чараларын биредә үткәрүче яшьләр дә бар. Күргәзмәбезне Зөлфәт атлары да бизи, ямьли.
Атлар берәүне дә битараф калдырмый, үзенә җәлеп итә. Авылдашларыбыз Әнисә апа Чикина, Рәмис Шәрифуллинның да атлар янында төшкән фотолары күргәзмәдә урын алды.
Фотолар белән уртаклашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Еллар имин килсен. Ат елы бәрәкәт, муллык, тынычлык алып килсен. Күргәзмәдә атлар турында кызыклы мәгълүмат та урнаштырылган.
Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган. Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
Илһамия Гарифуллина, мәдәният йорты җитәкчесе.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев