Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәче мәдәният йортында балалар белән тәрбияви кыйммәткә ия чара уздырылды

Балаларның көзге каникулларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан Югары Пәнәче мәдәният йортында «Тәрбияле каникуллар» дигән чара оештырылды.

Чарага малайлар — түбәтәйдән, кызлар яулыктан килде.

«Авылдашыбыз Гөлфияз апа Вәлиуллина балаларга тәрбияле булу, чисталык, тәртип турында кызыклы мисаллар китереп, Изге китап сүзләре белән аңлатты. Догалар кеше күңелен чистарта, үзаңны тәрбияли, кешене гомер буе саклап йөртә, диде. Чарада катнашучы балалар арасында да догалар белүче кызлар һәм малайлар булуы сөендерде. Яттан сөйләп күрсәтелгән догаларны игътибар белән тыңлады алар. Китап укуның файдасы турында да фикер алышты алар. Авылдашларга дини сабаклар бирүче Гөлфияз апа балалар күңеленә юл тапты», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Кичәдә спорт уеннары балаларны берләштерде. Командага бүленеп, игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек таләп иткән уеннарда катнашты алар.

«Булат Халиков чарага күчтәнәчләр белән килгән иде. Әлеге күчтәнәчләрдән чәй өстәле әзерләнде. Һәр бала сый-нигъмәттән авыз итте. Сабыйлар сөендерү — үзе зур савап, диелгән Изге китапта. Балалар өчен оештырылган чара зур тәрбияви кыйммәткә ия булды. Ата-ана, әби-бабайлардан ишетелгән рәхмәт сүзләре — әлеге чараның казанышы», — ди Илһмия Рәисовна.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев