Югары Пәнәче балалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яза
Югары Пәнәче мәдәният йортының “Салават күпере” түгәрәгенә йөрүче малайлар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар яздылар.
Балалар язган хатларны һәм рәсемнәрне хәрби егетләр бик сөенеп кабул итә һәм үзләрендә саклый. “Хатларның һәр сүзе безгә рухи көч, җиңүгә ышаныч бирә, туган якка кайткан кебек булабыз”, - ди якташ хәрбиләребез.
“Малайлар хатларында хәрбиләргә сәламәтлек, җиңү белән сау-сәламәт тизрәк якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләделәр. Хатлар хәрбиләргә районнан китүче гуманитар ярдәм аша җибәреләчәк”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев