Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Пәнәче балалары язган хатлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга барып җиткән

Махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләргә Югары Пәнәче балалары язган хатлар һәм авыл апалары үргән маскировка челтәрләре барып җиткән.

Балалар язган хатлар солдатлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Хатлар сугышчыларга аларны туган якларында көтүләрен һәм аларга ышануларын белдерә. 

«Кадерле солдат!  Мин сиңа безнең тынычлыгыбыз сагында торуың өчен рәхмәт белдерәм. Без  сезнең белән горурланабыз, җиңү белән кайтыгыз, сезне өйдә көтәләр”, - дигән юллар бар хатларда.

Тылдан килгән ярдәм өчен, маскировка челтәрләре  өчен рәхмәтле Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшүчеләр.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев