Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәче балалары белән песиләр көне уңаеннан чара оештырылды

Мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада балалар үз песиләре турыда сөйләде.

Песиләрне кем генә яратмый икән?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дуслардан башка тормышны күз алдына да китерү кыен. Кәефсез чакта, песиеңнең яныңа килеп, койрыгын болгап, сырпалануы була, бөтен борчулар онытыла. Әйтерсең, дөньяны ямьләү өчен шул песинең булуы да җитә. Песисез дөнья күңелсез...
Халыкара песиләр көне 2002 елдан 1 мартта билгеләп үтелә. Бу көн Халыкара хайваннарны яклау фонды тарафыннан песиләрне олылар өчен генә түгел, йортсыз – хуҗасыз песиләргә игътибарны арттыру ниятеннән дә уйлап табылган. Песиләр турында хәтта аерым фән дә бар – фелинология ул. Әлеге фән песиләрнең бик тә акыллы һәм файдалы хайван булуын да ассызыклый.

Беркемгә дә сер түгел, песиләр гасырлар буена иң киң таралган йорт хайваннары булган. Җир шарының 80 проценты халкы йортларында берәр төрле хайван тота. Беренче урында – песиләр, икенче урында исә этләр тора. Песиләр кайбер чирләрне дәвалау үзлекләренә ия булулары белән дә кешеләргә бик зур файда китерә.

Югары Пәнәче мәдәният йортында балалар белән песиләр көне уңаеннан "Минем йомшак дустым" дип аталган кызыклы һәм файдалы чара үткәрделәр.

“Һәр бала үз песие турында матур итеп сөйләп бирде. Песиләренең исемнәрен, ничә ел алар белән бергә яшәвен, дәвалау үзлекләрен мавыктыргыч итеп сөйләүләреннән балаларның дуслары, чыннан да, песиләр икәнен күзләреннән очкыннар чәчүеннән беләсең. Кичәдә песиләр турында кызыклы сорауларга да җавап табылды”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Балалар дөньясы үзе бер сихри дөнья бит ул. Алар янәшәсендә синең борчу- мәшәкатьләр дә онытылып тора. Песиләрне, гомумән табигатьне, хайваннарны яраткан балаларның күңеле саф һәм эчкерсез була.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев