Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәче авылында изге эшләр дәвам итә

XIX гасыр ахыры XX гасыр башларында (1890-1904), бай крестьян Габделмәннан хаҗи Шәфиев, Югары Пәнәче һәм Әхмәт авылларында мәчетләр төзетә.

Ул мәчетләр бер-берсенә бик охшаш булып, бер генә аермасы була: Югары Пәнәче авылындагы мәчетнең манарасы агачтан гына корыла. Шуның өчен дә Совет дәүләте чорында, 1935 елның сентябрендә, манараны бик җиңел генә кисеп төшерәләр. (Әхмәт авылыныкын, фундаменты катырылган булгач, җиде коммунист та төшерә алмый).

Манараны кисәргә башта ике урыс кешесен яллыйлар, тик алар нәрсәдәндер куркып, кисмичә төшәләр. Нәсыйбулла Кәримов, Яхъя Исмәгыйлов, Сәүбән Фәзуллин җитәкчелегендә, авылыбызның ике кешесе манараны кисә. Манара гөрселдәп төшеп, ае белән җиргә кадала, шулчак мәчет янына җыелган бар халык кычкырып елап җибәрә. Манара кисүдә катнашкан кешеләрнең берсе дә юньле тормыш күрми: кисүчеләрнең берсе төрмәгә эләгеп, шуннан 1941 елны сугышка алына. Шулай ук калган өчесен дә фронтка җибәрәләр, аларның берсе дә кире туган якларга әйләнеп кайтмый. Сәүбән абзый исә, өлкән яшьтә булу сәбәпле, сугышка алынмый, ләкин вакыты җиткәч бик озак җан бирә алмый интегә, үлгәч җеназасына авылдан бер кем дә бармый.

Мәчет кире халыкка кайтарылгач, Фәргат Миргаяз улы Хәмитов 1998-2000 елларда үз хисабыннан төзелеш кирәк-яраклары алып кайтып, эшчеләр яллап, аларга эшләгән өчен хезмәт хакын үзе түләп, яңа манара ясата. Шул вакытта авылыбызның бик күп кешесе чын күңелдән мәчет өчен дип бушка ярдәм итә. 2000 елның ноябрь аенда мәчет манарасына ай кую тантанасы була. (Хәзерге вакытта мәчетебез дини архитектура истәлеге булып санала, шунлыктан анда бернинди дә төзү-төзекләндерү эшләрен башкарырга ярамый.)

Күпмедер вакыттан соң бер төркем яшьләр манарага менеп, манараны селкетеп, төрлечә мыскыл итеп төшәләр. Язмышмы, әллә каргышмы – бу эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе кисәк кенә үлеп китә, калганнарының да тормышлары бик үк яхшы булмый.

Еллар үткән саен манараның тәрәзә рамнары тузып, пыялалары ватыла башлады. Быел Илшат Илдус улы Хөсәенов манара өчен үз хисабыннан тәрәзәләр ясатты. Май бәйрәмнәрендә мәчеттә өмә ясап, манарага тәрәзәләр куелды, манараның фундаментын ныгыту өчен әзерлек эшләре башкарылды, манараның тимердән ясалган өлешләренең башта иске буяуларын кырып, аннан яңадан буялды. Буяуларны Илнар Илдус улы Хөсәенов үз хисабыннан алып кайтты. Бу эштә бик теләп Илшат белән Илнарның балалары, Илдус Мулланур улы Гарифуллин, Фәргат Миргаяз улы Хәмитов булышты.
Ә манараның фундаментын ныгытуда Илдус Зәки улы Хөсәенов, Илшат Заһри улы Гыйззәтуллин, Камил Мөсәвир улы Гыйлфанов, Рәфис Гәбделхәй улы Баһавиев, Ильяс Равил улы Чикиннар ярдәм иттеләр.

Бу саваплы эшләрне башкаручы Хөсәеновлар: “Безнең максат үзебезне күрсәтү түгел, ә халыкка, мөселманнарга булышу”, - диләр. Башкарган изге гамәлләрегездән Аллаһы Тәгалә разый булсын.

Дамирә Шәрифуллина, Югары Пәнәче.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев