Югары Мәлемнән укучыбыз Алмазның шигырьләре белән танышыгыз
Зәй районының Югары Мәлем авылында яшәүче Алмаз Яхинны безнең газета укучыларыбыз яхшы белә.
Алмаз юл һәлакәтенә очрап, инвалид коляскасына калса да, күңел төшенкелегенә бирелмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап, иҗат итеп яши. Интернет челтәрендә Алмаз үз иҗат төркемен дә булдырган. «Тормыш — ул минем иҗатым» төркемендә язылучылары бик күп аның. Әлеге төркемдә ул шигърият дөньясын сөючеләрне берләштерә. Аның сәхифәләрен карап баручылар минем белән һичшиксез килешер, Алмаз — гаҗәеп көчле рухлы, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, видеоязмалар, котлаулар ясап авылдашларын, якыннарын сөендерә. Шулай ук Алмаз шигырьләр укырга да ярата. Әле тагын Алмаз шигырьләр дә яза башлаган. Аның бер иҗат җимешен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Яшәү дәрте сүнмәсен
Иң зур бәхет — сәламәтлек бит ул,
Югалтуы җиңел, табуларны авыр.
Менә бүген минем күнелемдә
Әйтеп бетергесез көчле давыл.
Тормыш куабыз шул, тик соңыннан
Искә төшә мөһим нәрсәләр.
Бик сакланып кына йөрер идем,
Син сәламәт бүген дисәләр.
Асларыма салам җәяр идем,
Егыла калсам йомшак булсын дип.
Саулыгыңа шөкер итеп кенә,
Яшәр чаклар гына, юкса бит.
Искә төшә, бик соң искә төшә,
Үзебез ясаган ялгыш адымнар.
Минем дә бит җирдә сау-сәламәт
Яшәр өчен җирдә хакым бар.
Зинһар өчен димен, берүк, дуслар,
Онытмагыз, сәламәтлек саклау кирәген.
Бар дөньяның матурлыгы китә,
Яшәү дәрте сүнмәсен, дигәнем!
Мәктәп укучыларына атап язылган шигыре
Менә тагын без очраштык, дуслар,
Мин бик шатмын сезне күрүгә;
Мин үзем дә канатланып куйдым,
Сезнең чакырганны белүгә.
Сез мәктәптә канат ныгытыгыз,
Белем нигезләрен алыгыз.
Сәламәтлек өчен тырышыгыз,
Игътибарлы булып калыгыз.
Минем сезгә ихлас теләкләрем,
Чын йөрәктән чыккан сүзләрем:
Тормыш сынамыйча калмый бик күпләрне,
Күреп тора һәрчак күзләрем.
Юлдан тапылмыйча алга карап кына,
Сабыр булып яшик тормышта.
Беребезне дә читтә калдырмый шул,
Язмыш язылып куя тумыштан.
Бәхет телим сезгә, сәламәтлек,
Зур уңышлар уку елында.
Ә калганы инде әйткәнемчә,
Барысы да Аллаһ кулында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев